01 июня 2025 09:44
1 июнь – Халыкара Балаларны яклау көне
Кадерле балалар, барлык башлангычларыгызда сезгә уңышлар, күңелле каникуллар, яңа дуслар табуыгызны телибез! Бәйрәм белән!
Балдай татлы балачак
Балдан татлы бала чагым,
Күпме хисләрем синдә.
Күпме иркәләү, сөелү,
Күпме җылы кул иңдә.
Балдай татлы балачакта
Җир җиләкләре тәме.
Тәмле балачак күгендә
Киләчәк көннәр гаме!
Эльмира Шәрифуллина