Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
13 апреля 2020 12:41

13 апрельдә кемнәр туган?

Күренекле Совет һәм Русия шахмат остасы Гарри Каспаров (туганда фамилиясе Вайнште́йн) 1963 елда 13 апрельдә Баку шәһәрендә туган. Бу шәхес өчен унөч саны гади сан түгел. Мәсәлән, ул шахмат буенча унөченче дөнья чемпионы. Кайсыбер экспертлар Каспаровны тарихта иң билгеле шахмат остасы дип саный.  Бу көнне 1547-1559 елларда Франция королевасы, Генрих II хатыны Екатерина...


Күренекле Совет һәм Русия шахмат остасы Гарри Каспаров (туганда фамилиясе Вайнште́йн) 1963 елда 13 апрельдә Баку шәһәрендә туган.

Бу шәхес өчен унөч саны гади сан түгел. Мәсәлән, ул шахмат буенча унөченче дөнья чемпионы. Кайсыбер экспертлар Каспаровны тарихта иң билгеле шахмат остасы дип саный.

 Бу көнне 1547-1559 елларда Франция королевасы, Генрих II хатыны Екатерина Медичи туган. 

1973 елда бу көнне  рок-музыкант, киноактер, рәссам, телевидение тапшырулары алып баручы, «Ленинград» һәм «Рубль» төркеме лидеры Сергей Шнуров (Шнур) туган.

 1948 елда бу көнне  “шансон” стилендәге җырлары белән билгеле  музыкант, пианист, автор- башкаручы Михаил Шуфутинский туган.

"Улыбка пересмешника", "Эшелон", "Пенелопа"  фильмнарында уйнаган актриса Юлия Пивень шулай ук 13 апрельдә (1975 елда) туган.

 1955 елда бу көнне үзенчәлекле карашлы  сәясмән хатын-кыз, телевидение тапшырулары алып баручы Ирина Хакамада туган.

 13 апрельдә  (1975 ел) фигуралы шуу остасы, дөнья чемпионкасы Татьяна Навка туган.