Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
21 февраля 2024 10:52

21 февраль – Халыкара туган тел көне

Туган телебезне яратыйк, өйрәник, баетыйк, яклыйк һәм киләчәк көннәргә саклыйк!

Туган тел
Туган тел – иң татлы тел,
Туган тел – иң тәмле тел.
Тәмле дип, телең йотма –
Туган телне онытма!
Шәүкәт Галиев

Татар теле
Мин бала чактук «әти, әни»
дидем шул тел белән,
Һәм дә әнкәм дә миңа
«бәбкәм» дигән шул тел белән.
Әле дә шул тел белән
укыйм, язам һәм сөйләшәм,
Шул татар теле белән
көйлим, берәр көй көйләсәм.
Мәҗит Гафури

Туган телем
Дөньяда иң-иң матур ил
Ул – минем туган илем.
Дөньяда иң-иң матур тел
Ул – минем туган телем.

«Балам!» –диеп , туган телдә
Эндәшә миңа әткәм.
«Әнием!» – дип, әнкәемә
Мин туган телдә әйтәм.

Туган телемдә сөйләшеп,
Яшим мин туган илдә.
«Туган ил» дигән сүзне дә
Әйтәм мин туган телдә.

Иң изге хисләремне мин
Туган телдә аңлатам.
Шуңа күрә туган телне
Хөрмәтлим мин, яратам.
Энҗе Мөэминова

Туган тел хакында 
Тел ачылгач, үз телеңдә әйтә алсаң: «Әни!» – дип,
Тел ачылгач, үз телеңдә әйтә алсаң: «Әти!» – дип –
Күзләреңә яшьләр тыгылмас,
Туган телең әле бу булмас.
Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң: «Әни!» – дип,
Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң: «Әти!» – дип
Күзләреңә яшьләр тыгылыр –
Туган телең әнә шул булыр!
Зөлфәт