Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
27 сентября 2024 10:51

27 сентябрь – тәрбиячеләр көне.

Хөрмәтле тәрбиячеләр! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз! Сезнең сизгер һәм кайгыртучан кулларда иң кадерле кешеләребез. Сезнең хезмәтегез иң кечкенә кешеләргә - балаларга тормышта беренче адымнар ясарга, аларда игелеклелек, намуслылык һәм кызыксынучанлык кебек сыйфатларны үстерергә ярдәм итә. Нәкъ менә сез көн саен балаларга йөрәк җылысын бирәсез. Сезгә нык сәламәтлек, сабырлык, тәрбияләнүчеләрнең мәхәббәтен һәм аларның әти-әниләренең хөрмәтен телибез!

Бакчага килгәч

Салкын кыш булса да,
Тышта кар яуса да,
Без өйдә ятмыйбыз,
Барабыз бакчага.
Безне бик яраталар
Бакчада апалар:
Килгәч тә елмаеп,
Кулларын киң җәеп,
Кочаклап алалар, –
Әниләр күк алар.
Элгечләр өстендә –
Буяулы рәсемнәр.
Зәңгәр дә, яшел дә –
Төрлесе бар шунда.
Бар анда мәче дә,
Козгын да, лачын да,
Карчыга, карга да,
Чана да, арба да,
Төлке дә, керпе дә… –
Калмаган берсе дә.
Петяның – пароход,
Пашаның – парашют,
Крокодил – Вилнеке,
Ә әтәч минеке.
Пальтомны  «әтәч» кә
Бирәм мин  килгәч тә.
Бик әйбәт ул «әтәч»!
Ул мине өйрәтә
Ялгышып кешенең
Пальтосын кимәскә.
«Әтәч»кә карыйм да
Табам мин барын да:
Матур тарагым да,
Сөлгем дә, сабын да-
Һәммәсе, һәрвакыт
«Әтәч»ем янында.

Бари Рәхмәт