Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
27 февраля 2020 08:01

27 февраль – Халыкара поляр аю көне

Ә сез белә идегезме? 27 февраль – Халыкара поляр аю көне, яисә Россиядә Ак аю көне буларак билгеләп үтелгәнен. Ак аю, яки төньяк аюы, яки поляр аю, яки диңгез аюы – иң зур ерткыч хайваннарның берсе. Аның гәүдә озынлыгы 3 метрга, ә авырлыгы 800 килограммга җитә. Ул көрән туганыннан ак...

Ә сез белә идегезме? 27 февраль – Халыкара поляр аю көне, яисә Россиядә Ак аю көне буларак билгеләп үтелгәнен.

Ак аю, яки төньяк аюы, яки поляр аю, яки диңгез аюы – иң зур ерткыч хайваннарның берсе.

Аның гәүдә озынлыгы 3 метрга, ә авырлыгы 800 килограммга җитә.

Ул көрән туганыннан ак туны белән аерыла. Шул ук вакытта аның тиресе кара төстә. Озак вакыт кояш астында йөрсә, аның йоны саргылт төскә керә.

Тиресе астындагы калын май катламы аны котып суыкларыннан саклый.

Зур булуга карамастан ул шәп йөзә һәм чума. Суда йөзү тизлеге 5,4 км/сәг. җитә ала.

Ак аю ау белән туена: нерпа, диңгез куяны, морж һәм башка диңгез хайваннарын аулый. Ау вакытында аңа ис тою, күрү сәләте, ак туны ярдәм итә.

Көрән аюдан аерма буларак, ул кышын 50-80 көнгә, гадәттә, ана аюлар гына йокыга тала.

Декабрь-гыйнвар айларында алар 1-2, сирәгрәк 3 бала тудыралар һәм язга өннән чыгалар. Балаларын ана аюлар 2 яшькә кадәр тәрбияли.

Ата аюлар күпчелек гомерен ялгыз үткәрә.