Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
04 октября 2024 10:00

Әбием киңәшләре

Әдәпкә, әхлакка өйрәтүчеләр, халкыбызның йолалары, гореф-гадәтләре белән таныштыручылар, догалар өйрәтүчеләр, күңелгә сеңеп калырлык итеп киңәшләрен бирүчеләр – ул, әлбәттә, безнең иң-иң якын кешеләребез, дәү әниләр, әбиләребез.

Ак яулыклы, көләч йөзле
Шат күңелле, әйбәт тә.
Кем ул, диеп сорыйсызмы?                        
Дәү әнием, әлбәттә. 


Көзге бакча эшләре тәмамлану белән олы хөрмәткә лаеклы өлкәннәрне үзебезнең бакчага кунакка чакыру бер традициягә әверелде. Казан шәһәре Авиатөзелеш районының 78 балалар бакчасында мавыктыргыч чаралар гел уздырылып килә. Мондый чаралар туган, ана телебезне саклауда, киләсе буыннарга җиткерүдә мөһим роль уйный.  Балалар әбиләргә багышлап өйрәнгән шигырьләрен сөйләделәр, җырлар җырладылар. Бергәләп әбиләребез белән татар халык уеннарын да уйнадык. Үз куллары белән ясаган открыткалар бүләк иттеләр. Ә соңыннан әбиләребез балаларга үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр, күңел түрендәге хис-кичерешләре белән уртаклаштылар. Мондый очрашулар балаларда өлкәннәргә карата шәфкатьлелек, ихтирамлылык, мәрхәмәтлелек хисләрен тәрбияли. Бик күңелле, җылы очрашу булды. Тагын шулай очрашулар насыйп булсын.

 

Ризәлә Рифгать кызы Гарипова, Авиатөзелеш районы, 78 нче балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе.