15 октября 2025 15:47
«Әйдә, син дә кушыл!»
Дуслар, бездә яңа акция! «Әйдә, син дә кушыл!» дип атала.
Син инде күптән «Салават күпере» журналын укыйсың. Әйдә, башкаларны да шул эшкә өндә, ягъни «Салават күпере»н тәкъдим ит.
Журналга 2026 елга язылу квитанциясен һәм кызыклы видеоларны безгә salavatkupere@mail.ru адресына «Акция» тамгасы белән җибәр;
Видеоларның барысы да безнең Вконтакте төркеменә куелып барачак.
Ә иң үзенчәлекле ике видео авторын шәп бүләкләр көтә. Алар махсус жюри тарафыннан сайлап алыначак.
Ике җиңүчегә «СалаваTIK» концертына икешәр билет һәм татлы бүләк
15 нче декабрьгә кадәр синнән кызыклы видеолар көтеп калабыз!
Һәр катнашучы рәхмәт хаты белән бүләкләнә!