Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
02 мая 2024 16:11

Әни ничек түзгәндер...

«Татмедиа» АҖ филиалы «Салават күпере» журналы редакциясе җитәкчесе Зиннур Хөсниярның бабасы Шәйхи хәрби уенга алынган чакта Зиннур Зыятдин улының әнисе Һәдия апага бары 5 яшь була... Бу михнәтле еллар турында ул безгә дә сөйләде.

Һәдия Шәйхи кызы Хөснетдинова (Гыймадиева) истәлекләреннән
Мин 1936 елның 27 декабрендә Биектау районының Зур Көек авылында туып үстем. Сугыш башланганчы ук әти 40 көнлек уенга китте. Шуннан әтине күрмәдек, хәбәре дә булмады. Аларны сугыш башында ук, беренче сафларга бастырып, бетерделәр. Әтиләребезне бетерделәр...
Биш яшемдә, сеңлем Зәйтүнәне күтәргән әни белән, әтине тегермән буена кадәр озата менгәнебез хәтердә калган. Әти мине җитәкләп менде. Шул вакыт, өйләнгәненә 6 ел гына булган, 30 яшьлек әтиебез, безне кочаклап: «Исән-сау торыгыз, кызларым!» – дип әйтеп китте. 3 яшьлек Зәйтүнә шуннан соң, әти нәрсә диде, дип сорагач: «Ишән-шау», – дип сакаулап җавап кайтара иде. Шул әтинең хәер догасында икебез дә озак гомер кичердек. 

 

Дәвамы бар...

#МойГеройМояСемья  #БессмертныйПолк  #БессмертныйПолкТатарстан #БессмертныйПолк2024