Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
06 мая 2024 10:11

Әни ничек түзгәндер...

Беркөн, мәктәпне юган өчен 200 гр ипи бирәбез, дигәч, әниләр мәктәпкә төшеп киттеләр.

Мәктәп ерак иде, без сеңлем белән өйдә калдык. Ул вакытта караучы кеше дә юк. Күпмедер вакыт узгач, мин нәни сеңлем белән җәяү, әни янына ашарга сорап төштек. Мәктәпне юып бетермәгәннәр иде, шуңа ипи бирмәделәр. Без җитәкләшеп кире менеп киттек. 
1943 елда мәктәптә укый башладым. Кыш көне кара эчле галош белән укып чыктым. Өскә әтидән калган телогрейка киертә иде әни. Җиде класс тәмамладым, шуннан соң укып булмады. Эшләргә кирәк. Әвендә икмәк суырдык, әниләр чабагач белән әвен сугалар иде, без шуны өреп чистарта идек. Анда эшләгәндә тамак тук кайта иде.

Дәвамы бар...

#МойГеройМояСемья  #БессмертныйПолк  #БессмертныйПолкТатарстан #БессмертныйПолк2024