13 июль 2026 13:48
Әхмәтнең укыйсы килә
Алты яшь тик әле Әхмәткә, Бик йөрисе килә мәктәпкә. «Кайчан җиде яшькә җитәм? — ди, —
«Улым, ашыкма, — ди әнисе. —
Кечкенә бит, яшь бит әле син.
Бер елдан соң йөри башларсың».
«Ә бер ел ул, әни, кайчан соң?
Иртәгәме? Берсекөнгәме?
Көннәр салкынайгач, көзгәме?
Әйт тә әйт!» — ди Әхмәт. Йә, ничек
Җавап бирсен инде әнисе?!
«Илдар тәпи йөри башлагач
Укырсың, — ди, җавап тапмагач. —
Бер ел үтәр, бәбкәм, шулчакта
Озатырмын сине мәктәпкә».
«Илдар! Илдар! Тор инде,
Тизрәк тәпи йөр инде».
Бари Рәхмәт