27 сентябрь 2026 14:14
Балам бар. Ионизаторлар, һава чистарту яки юу аппаратлары кирәкме?
«Салават күпере» журналының баш мөхәррире Зилә Язның балалар табибы, медицина фәннәре кандидаты, доцент Илдус Җәүдәт улы Лотфуллин белән әңгәмәсеннән өзек.
- Бөтендөнья сәламәтлекне саклау оешмасы исемлеге буенча, кешенең сәламәтлегенә тәсир итә торган 10 факторның беренчесе – һава чисталыгы.
- Бөтен мегаполисларда да һава бик пычрак. Газлар, тузаннар һавада җыела. Шуңа өйләребездә һава чиста булырга тиеш.
- Струя булып өреп тора торган аппаратлар начар эшли. Алар зур кисәкле пар бүлеп чыгара, һаваны тиешле дәрәҗәдә дымландырмый, тирә яктагы әйберләрдә утырып кала.
- Ионизаторлар – күбрәк мода. Аларның кирәкме, юкмы икәне өйрәнеп бетерелмәгән.
- Һаваны юдыртучы аппаратларның файдасы исбатланган. Аларны халыкта «мойка воздуха» дип йөртәләр. Чиста су саласың да, тәгәрмәч әйләнә, су пар булып чыга, тузаннар, пычрак шунда җыела.
- Бризерларның файдасы шулай ук исбат ителгән.