Балам бар. ОРВИны грипптан ничек аерырга?
«Салават күпере» журналының баш мөхәррире Зилә Язның балалар табибы, медицина фәннәре кандидаты, доцент Илдус Җәүдәт улы Лотфуллин белән әңгәмәсеннән өзек.
Зилә Яз: ОРВИны грипптан аера алмый азапланабыз. Кайвакыт баланы өйдә калдырып, су эчертү дә файда бирә, башка очракларда ашыгыч ярдәмгә йөгерергә кирәк. Иң еш очрый торган вирус-бактерияләр турында сөйләшик әле.
Илдус Лотфуллин: Бу сорау бик мөһим. Проблема нәрсәдә? ОРВИ, гриип сезоны башлангач, чиратлар башлана, табибка язылып, эләгеп булмый. Бу – нормаль күренеш, шуңа күрә монда кайбер симптомнарны әти-әни дә белеп торырга тиеш. Беренчесе, грипп микән, ОРВИ микән дигән сорауга җавап эзләргә кирәк.
Минемчә, грипп – ул бөтенләй ОРВИ түгел. Мин гриппны ОРВИның бер төре дип санамас идем. Грипп – аерым бер авыру. Гади генә ОРВИга караганда, ул начаррак та, зыянлырак та, һәм, ничек кенә куркыныч яңгырамасын, ел саен Татарстанда берничә бала грипптан үлеп тә китә.
Беренчедән, гриппның сезоны бар. Грипп сезоны үткән икән, баланың грипп белән авыру ихтималы әз. Грипп белән авыртканда – күп кеше берьюлы авырый. Икенчедән, грипп өчен берничә симптом хас: температура югары күтәрелә, ул кинәт кенә 39 градуска менергә мөмкин; грипп булганда өшетә (озноб дибез); беренче көннәрдә маңкалау, йөткерү булмый; температурадан башка симптом юк диярлек; тән, буыннар, аяклар сызлый; эч китәргә мөмкин; тәндә тимгелләр барлыкка килә ала; сирәкрәк очракта – кеше утка карый алмый. Әлеге симптомнарга таянып, без ОРВИны грипптан аера алабыз. Гриппны аеру – пациентлар өчен дә, табиблар өчен дә бик файдалы, чөнки гриппның дәвасы бар. Әгәр дә беренче тәүлек эчендә гриппны кирәкле дарулар белән дәвалый башлыйбыз икән, ул авырудан өзлегүләргә (осложнения) китерми һәм температура да озак тормый. Шуңа күрә грипп башлангач, шушы симптомнарга игътибар итәргә кирәк. Һәрһәлдә баланы табибка күрсәтү бик мөһим.