Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
26 февраля 2024 10:41

«Белем җәүһәрләре»

Бүген 22 нче февраль көнне «Көнбагышкай» балалар бакчасында шәһәребез бакчаларыннан туган телебезне, татар телен тирәнтен белүче кечкенә дусларыбыз көч сынашырга җыелды.

Алар – III шәһәркүләм «Белем җәүһәрләре» олимпиадасы бәйгесендә катнашучы 6-7 яшьлек балалар. Һәрбер бала олимпиаданың беренче турына «Мин нинди һөнәр сайлар идем» дигән темага видео-визитка әзерләделәр.  Катнашучылардан иң яхшылар, дип табылган 23 бала икенче турга чыкты. Бүген аларга 3 олимпиада биремен үтәргә һәм «җанлы сөйләшү» буларак түгәрәк өстәл артында аралашу тәкьдим ителде. Бу сынауларны уңышлы гына үткәннән соң, килгән кунакларыбызны 11 төркем балалары үзләренең осталыклары белән таң калдырды. Татар халык авыз иҗатыннан: әйтем, табышмак, мәкаль сөйләү, уен уйнап күрсәтүләр күңелгә хуш килде. Бу арада хөрмәтле хөкемдарларыбыз дипломнар әзерләделәр. Балаларга Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, Татарстан Язучыларының Яр Чаллы бүлеге җитәкчесе, Бөтендөнья татар конгрессының Чаллы бүлеге җирле оешмасы җитәкчесе, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Сафин Факил Миңнемөхәммәт улы үзенең әзерләп килгән истәлекле бүләкләрен тапшырды. Балалар бакчасыннан да урын алучылар өчен призлар әзерләнгән иде. Олимпиада бәйрәм буларак тәмамланды. Балаларны үзләренең көчләрен куеп әзерләгән татар теле тәрбиячеләренә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Тагын да очрашуларга көтеп калабыз.