Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
30 мая 2025 11:22

Бөртектән - ипигә!

Ипи кечкенә бөртектән башлана. Бер күмәч пешерү өчен 1200 бодай бөртеге кирәк. Ә менә нәни бөртек ипигә әйләнсен өчен, җир, кояш һәм бик күп кешеләрнең тырышлыгы сорала.

Яз көне, кар эрегәч, кырларга, зур-зур тракторларга утырып, игенчеләр чыга. Алар җирне сөрә һәм чәчү эшләренә әзерли. Җир җылынгач, кырга махсус машиналар – чәчкечләр килә. Алар арыш, бодай бөртекләрен уңдырышлы туфракка чәчә. Хәзер инде табигать эшкә тотына. Җылы кояш нурлары туфракны җылыта, шифалы яңгыр дымландыра. Бераздан орлыклар тишелеп чыга, һәм кара туфракта ямь-яшел үсентеләр күренә башлый. Алар үсә, башаклана.

Җәй ахырында башаклар тула һәм алтын-сары төскә керә. Хәзер инде аларны урып алырга вакыт! Иң кызу эш вакыты – урак өсте җитә. Зур-зур комбайннарга утырып, комбайнчылар кырга чыга, игеннәрне урып җыя һәм йөк машиналарына тутыра. Йөк машиналары уңышны амбарларга, киптергечләргә илтә. Анда игеннәрне кабыктан чистарталар, зурлыкларына карап аралыйлар. Чистартылган һәм киптерелгән орлыкларны элеваторда саклыйлар.

Тик каты бөртекләрдән ипи пешереп булмый бит. Аларны вакларга, он рәвешенә китерергә кирәк. Шуңа күрә бөртекләрне тегермәнгә яисә махсус он тарту заводына алып киләләр. Әзер он ипи пешерү йортларына, фабрикаларга таратыла.

Пешекчеләр оннан тәмле ипиләр, күмәчләр, печеньелар, кекслар пешерә. Тәмле, хуш исле ипине махсус машиналар кибетләргә тарата.

Менә шундый икән ул беренче карашка гади һәм гадәти булып тоелган ипи!