Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
26 апреля 2024 11:43

Бүген Габдулла Тукайның туган көне!

26 апрель – татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне. Ул бик әз яшәсә дә, безгә зур әдәби мирас – әкиятләр, шигырьләр, мәсәлләр калдырып киткән. Тукаебызны онытмыйк, туган телебезне бергәләп саклыйк!

Туган тел

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.

И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең берлән синең,
Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.

И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:
Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, Ходам!

Габдулла Тукай.