Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
30 сентября 2024 14:04

Чаллыда кунакта

«Салават күпере» һәм «Сабантуй» редакциясе хезмәткәрләре Яр Чаллы шәһәрендә булып кайтты.

Беренче тукталыш - Яр Чаллы шәһәренең «59 нчы күп телле «Адымнар-Чаллы» гимназиясе. Галиев Азат җитәкчелегендәге гимназиядә бүгенге көндә 900 дән артык укучы белем ала. Китапханәдә узган чарада иң элек башлангыч сыйныф укучылары үз сәләтләрен күрсәттеләр. Аннары редакция хезмәткәрләре 100 еллык бай тарихы булган «Сабантуй», тиздән 35 елын билгеләүче «Салават күпере» журналындагы бәйгеләр, соңгы яңалыклар белән таныштырдылар, видеопроектлар хакында сөйләделәр. Соңыннан укучылар «СалаваTik»ларга кушылып рәхәтләнеп җырладылар, биеделәр. Әлеге очрашуны оештыруда катнашкан барлык башлангыч сыйныф укытучыларына, аеруча аларны җитәкләүче директор урынбасары Хикмәтуллина Лена Мәдехәт кызына рәхмәтебезне җиткерәбез. 

Киләсе тукталыш – Яр Чаллы шәһәренең 106 нчы «Кызыклы уен» катнаш төрдәге балалар бакчасы. Тәрбиячеләр белән очрашу вакытында журналларыбыз хакында сөйләдек, редакция нәшер иткән китаплар белән таныштырдык. 

Очрашулар бик күңелле һәм файдалы узды. Дуслыгыбыз гомерлек  булыр дип ышанып калабыз!