Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
20 февраля 2024 16:07

Гаиләләр имин булсын!

Бүген «Салават күпере» журналханәсе «Халыклар күп – гаилә бер» дип исемләнгән чарага чакырулы иде.

Бәйрәм Казаныбызның Яңа Савин районында урнашкан «99 нчы катнаш төрдəге балалар бакчасы»нда оештырылды. Бакча мөдире Хәкимова Рита Харис кызы сәламләү сүзендә әлеге чара Россиядә 2024 елда Гаилә елы игълан ителүе уңаеннан оештырылуы, бакчада төрле милләт балалары дус-тату яшәве хакында әйтеп узды.
Чараның асылы – төрле милләт халыкларыннан булган гаиләләр белән танышу, аларның тарихын, гореф-гадәтләрен, милли кием һәм ризыгын өйрәнүдә иде. 20 февраль көнне чарада үзләре белән татар, әзербайҗан, әрмән, чуваш, төрек халыклары вәкилләре белән якынрак танышу мөмкин булды. Мирхановлар, Михань, Шакировлар, Максимовлар, Кәримовлар, Фәйзуллиннар, Агаевлар гаиләләре – фамилияләрдә үк Россиябезнең никадәр бай булуы күренә. 
Тырышканнар үзләре! Һәр гаилә үзе турында оригиналь тәкъдим итүләр (презентацияләр) әзерләп, иҗади осталыкларын күрсәтте һәм милли ризыклар пешереп, кунакларны сыйлады. Бигрәк тә нәни катнашучылар тырышты. 3 яшьтән алып 15 яшькә кадәр балалар дулкынланып, тырышып әзерләнгән чыгышларын күрсәтте. Аеруча әтисе төрек милләтеннән, әнисе татар булган Диләрә Максимова таң калдырды. Ике телдә дә иркенләп аралашучы кыз милли сыйларның рецептларына кадәр яттан сөйләде, бик моңлы итеп төрекчә җырлап күрсәтте. 
Чара бәйге форматында узуына карамастан, гаиләләрне беренче-икенче урыннарга куеп булмавы аңлашыла. Һичшиксез, үзенә тиң ярын табып гаилә төзегән, балалар тудырып, аларны мәхәббәттә үстергән һәр гаилә – җиңүче! Шуңа бүгенге чарада да катнашучы гаиләләр җиңүче итеп билгеләнде һәм «Иң актив гаилә», «Иң дус гаилә», «Иң иҗади гаилә» кебек исемнәр, дипломнар һәм тәмле күчтәнәчләр белән бүләкләнде. Ә берсеннән-берсе уңган спортчы биш ир-егет тәрбияләп үстерүче Шакировлар гаиләсе «Ел гаиләсе» дигән мактаулы исемгә лаек булды.
Дөньялар тыныч, гаиләләр имин булсын! «99 нчы катнаш төрдəге балалар бакчасы» үрнәгендәге халыкларны, гаиләләрне берләштерүче чаралар тагын да күбрәк булсын!