Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
14 февраля 2024 09:55

ЯРАТЫГЫЗ!

Роберт Миңнуллин сүзләре, Резидә Ахиярова көе

 

Яратырга килдек без бу җиргә,
Яратмаган йөрәк яналмый;
Яратмаган йөрәк – йөрәк түгел,
Яналмаган йөрәк кирәк түгел, –
Яратмыйча безгә ярамый.

Яратыгыз туган илебезне,
Яратыгыз туган телебезне,
Бернигә дә карамый, –
Мәхәббәтсез яшәү ярамый!

Яратулар булмый җиңел генә –
Күңелләрне мең кат яралый.
Тик барыбер яратырга кирәк,
Сагышларны таратырга кирәк, –
Яратмыйча безгә ярамый.

Яратыгыз газиз аналарны,
Яратыгыз газиз балаларны,
Бернигә дә карамый, –
Мәхәббәтсез яшәү ярамый!

Яратмаган кеше яратмасын,
Андыйларга яну ярамый.
Яратырга кирәк Таһир кебек,
Яратырга кирәк Зөһрә кебек, –
Яратмыйча безгә ярамый!

Яратыгыз туган ягыгызны,
Яратыгыз сөйгән ярыгызны,
Бернигә дә карамый, –
Мәхәббәтсез яшәү ярамый!