Иң гаҗәеп агачлар
Дөньяда 100 мең төрле агач билгеле. Бүген без аларның иң үзенчәлеклеләре белән танышырбыз!
Һиндстанда «баньян» дип аталган урман-агач үсә. Ул чын урманны хәтерләтә. Бер агачның 3 меңгә якын кәүсәсе бар!
Иң озын агачлар арасында бәйге үткәрсәләр, һичшиксез секвойя җиңеп чыгар иде. Аның озынлыгы 100 метрдан артык!
Ә менә «иң төсле агач» титулын салават күпере төсендәге эвкалипт яулап алыр иде, мөгаен. Аның кайрысы сары, яшел, кызгылт-сары һәм шәмәхә төсләр белән бизәлгән.
Имәнне юан кәүсәле, диләр. Ә Мексикада үсә торган тУле тагын да юанрак, 36 метрдан зуррак! Ә менә бу – баобаб. Аның кәүсәсе мичкәгә охшаган. Ул Австралиядә үсә. Дустым, син беләсеңме, бу агачта 120 мең литр су бар, шуңа күрә ул иң эссе һава торышына да түзә ала. Баобаб кәүсәсеннән мунча, ресторан яисә автобус тукталышы ясарга мөмкин. Бер кәүсә үзенә 30 кеше сыйдыра ала!
Дустым, синең тимер каен турында ишеткәнең бармы? Менә ул! Аны әле тагын «Шмидт каены» дип тә атыйлар. Бу агачка төбәп атылган пуля да кире сикерә, ә пычкы яисә балта тупаслана икән.
Безгә кечкенәдән ризык агачта үсми дип әйтергә яраталар. Ә менә Яңа Гвинеяның тропик урманнарында чып-чын икмәк агачы бар икән! Аның җимешләре бик туклыклы, аларда крахмал күп. Беләсеңме, бер агачтан 200 җимеш җыеп була. Бер җимеш 4 кг га җитә. Икмәк агачы җимешләрен пешереп тә, кыздырып та ашыйлар.
Ә менә Африкада казылык агачларын очратырга мөмкин! Карале, бу агачның җимешләре чыннан да тәмле ысланган казылыкка охшаган! Ләкин, кызганычка каршы, алар ашау өчен яраксыз.
Дустым, беләсеңме, Япония белән Кытайда кәнфит агачы да бар икән! Тышкы кыяфәте белән ул бездә үсә торган юкәне хәтерләтә. Көз көне агачта соры төстәге кузаклар өлгерә. Алар бик баллы һәм тәме белән йөземгә охшаган була. Бу кузаклардан кешеләр татлы ризыклар әзерли.
Үзәк һәм Көньяк Америкада сөт агачы үсә. Аның җимешләре ашар өчен яраксыз, ә менә суы бик тәмле һәм файдалы. Кешеләр аны сөт урынына эчә, ә агачны «сыер-агач» дип атый.
Әле тагын шоколад агачы да бар. Бу – Көньяк Америкада үсә торган какао. Дустым, Җир шарында каен җиләге, җир җиләге, кәбестә һәм кыяр агачларын да очратырга мөмкин!