Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
08 июля 2024 11:33

Кайда укырга?

Бүген Татарстан уку йортлары күплеге һәм сыйфатлы белем бирү үзенчәлеге белән башка төбәкләрдән аерылып торучы республикаларның берсе.

Мәктәпне тәмамлап, кайсы юнәлешне сайлыйм, нинди һөнәр алыйм дип уйлаучы яшьләргә сайлау мөмкинлеге бихисап. Шундый уку йортының берсе – Казан милли тикшеренү технология университеты эшчәнлеге белән таныштырып, безнең журналны һәрдаим укып баручы, сайлау алдында торучы укучыларыбызга бераз күзаллау тәкъдим итәргә булдык. Бу эштә безгә химия һәм нефть машина төзелеше институты доценты, техник фәннәр кандидаты Гыйлметдинов Илнур Илсур улы ярдәм итәчәк.

  • Илнур Илсурович, ни өчен үз тормышыгызны нәкъ менә әлеге югары уку йорты белән бәйләргә булдыгыз?
  • Физикаматематика өлкәсендә белем алгач, киләчәгемне фәнни юнәлештәге эшчәнлек белән дәвам итәсем килде. Моның өчен Казан милли тикшеренү технология университеты сайланды, чөнки биредә фән белән шөгыльләнү күпкә нәтиҗәлерәк, нигезлерәк, мөмкинлекләр дә зуррак.
  • Сез ел дәвамында республиканың төрле районнарында булып, укучылар белән очрашасыз. Аларга үз эшчәнлегегез хакында нинди мәгълүмат бирәсез. Ни өчен әлеге уку йортын тәкъдим итәсез?
  •  Күп кенә мәктәпләрдә очрашуларда булып, университетның, үз институтыбызның эшчәнлеге белән таныштырган вакытта да, мин укучыларга нәкъ менә әлеге уку йортын тәкъдим итәм. Татарстанның нефть химиясе өлкәсендә алдынгы төбәкләрнең берсе булуын, республикада фәннибелем бирү базасының тотрыклы һәм нык булуын сөйлим. Бездә куәтле фәнни база, белгечләрне югары дәрәҗәдә әзерләү, проектларга җитди тотынып, аларны гамәлгә ашыру күрсәткечләре яхшы. Биредә төпле белем алу белән бергә, укып чыккач, төрле юнәлештә эшчәнлекне дәвам итү юллары күп. Үзен фәндә сынап карарга, фәнни дәрәҗәләргә ирешергә теләгән кешеләргә мин әлеге уку йортын сайларга киңәш итәм. Бүгенге көндә үзем химия һәм нефть машина төзелеше институтында укытам. Фәнни эшчәнлегем дә шушында үтә.
  • Сездә укып чыгучыларның эшкә урнашу күрсәткечләре нинди?
  • Республика вузлары арасында без абсолют лидер. Укуларын тәмамлап, эшкә урнаштыру күрсәткече бүгенге көндә 85 процентны тәшкил итә. Бу бик зур сан. Быел КНИТУда бакалавриат һәм специалитетның төрле юнәлешләренә 2 мең 110 бюджет урыны бар. Химия һәм нефть машина төзелеше институты (ИХНМ) төзелеш, җылылык энергетикасы һәм җылылык техникасы, технологик машина һәм җиһазлар, технологик машиналар һәм комплексларны проектлау, суыту, криоген техника һәм тормыш өчен мөһим системалар, материаловедение, анализ һәм идарә, материалларны эшкәртү технологиясе, урман әзерләү һәм агач эшкәртүдәге җитештерү технологиясе юнәлешләре буенча белем бирә.
  • Бу сезнең институтның эшчәнлеге генә. Ә гомумән алганда югары уку йортын тагын ни белән үзенчәлекле?
  • Бай фәнни потенциалы һәм материальтехник базасы булган Казан милли тикшеренү технологияләр университеты республикабызны, Урта Идел буе төбәген химия һәм технология өлкәсендәге югары квалификацияле белгечләр, фәнни-педагогик кадрлар һәм дөнья күләмендәге фәнни эшкәртмәләр белән тәэмин итә. Биредә республиканын иң яхшы белгечләре укыта, алар арасында 300 дән артык профессор, меңгә якын фән кандидаты, академиклар бар.  Мөгаллимнәрнең күбесе Россия  һәм Татарстан Республикасының мактаулы исемнәренә, фән һәм техника өлкәсендәге премияләренә лаек. Университетта фәннитикшеренү эшләре күп юнәлешләрдә алып барыла. Уку йортында 31 белгечлек буенча аспирантура, 3 юнәлеш буенча докторантура эшли.  Бүгенге көндә вуз нефтегазохимия укыту кластерында, регионыбызның җиңел сәнәгать кластерында әйдәп баручы уку йорты булып тора. Сезне үзебезнең студентлар сафында күрүебезгә шат булачакбыз. Килегез!
  • Әңгәмәгез өчен рәхмәт!