03 июля 2025 09:00
Кайтаваз кайда яши?
Урамга чыгып кычкырдым: - Әй, кайтаваз, Син кайда-ау? Ишеттем бары бер аваз: - Һау-һау, һау-һау, Һау-һау-һау.
Көтү көткәндә кычкырдым:
-Син кайда,
Хәбәр җибәр!
Ишеттем бары бер аваз:
-Бә-бә, бә-бә,
Бә-бә-бә.
Урманга барып кычкырдым,
Җавабын озак көттем.
Яңгырады моңлы аваз:
-Күк-кү, күк-кү,
-Күк-кү-кү.
Төнлә төшемдә сорадым:
-Әйт, кайтаваз,
Син кайда?
Бик ерактан аваз килде:
-Аа-а-а-а-ай-да-а...
Разил Вәлиев