Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
27 февраля 2024 13:26

Матур очрашу

Хөрмәтле редакция хезмәткәрләре! Казанның 67 нче санлы балалар бакчасында бик матур очрашу узды. Балалар бакчасы сезнең журнал белән тыгыз элемтәдә эшли булып чыкты. Барлык җырлар да сезнеке! Минем оныгыма да әти-әнисе бу эчтәлекле дә, бик сыйфатлы итеп эшләнгән, балалар өчен бик әһәмиятле журналны алдыралар. Оныгым Әмир бик ярата, безгә авылга да алып кайта, күрсәтә, аңлата... Очрашу турында язмамны да сезгә җибәрергә булдым.

Очрашулар... Күңелләрне җылытучы, яшәргә, көч өстәүче, иҗатка рухландыручы иң кирәкле, рухи яктан иң кыйммәтле чараларның берседер ул, мөгаен. Балалар белән булганда, бигрәк тә! Аларның күңел чисталыгы, кызыксынучан, якты карашлары әле һаман күз алдымда.
Казан шәһәренең 67 санлы балалар бакчасында  «Һәрбер телнең туган җире бар!» – дигән исем астында очрашу булып узды. Һәр халыкның үз теле барлыгын, төрле милләт балалары бер-берсен, һәркемнең туган телен хөрмәт итәргә кирәклеген ассызыклаган матур чыгышларын тәкъдим иттеләр. Чын татар телендә, бик тәэссирләнеп шигырьләремне яттан сөйләделәр. Ихласлык бит ул үзе бер матурлык! Биргән сорауларыма җаваплары белән таң калдырдылар. Бер егетнең: «Мин, исәнмесез дип түгел, әссәләмәгәләйкүм дип исәнләшәм!» – дип әйтеп куюы җанга сары май булып ятты. Әле бит алар кечкенә, 5-6 яшьлек балалар, алай да, шигырьләрне тыңлап, үзләре җырлап, сөйләп, кул чабып, шатлыклы минутлар бүләк иттеләр. Барысы да матур милли киемнәрдән, гел чәчәкләр сыман... һәрберсен кочаклап яратасы килде.
Туган телебезне ныклап өйрәткән, туган җирнең, туган илнең кадерле, изге булуына төшендергән, хезмәт сөяргә, батыр, кыю булырга юнәлеш биргән тәрбиячеләргә рәхмәт! Бала күңеле чиста кәгазь бит ул, анда нәрсә язылу, саф, садә җаннарның ничек сугарылуы нәкъ менә алардан тора.
Бакчаның исеме бик матур – «Күчтәнәч»! Эче искитмәле! Бик зәвык белән, милли төсмерләр белән баетылып бизәлгән заллар. Милли җанлы, балалар күңеленә ачкыч тапкан тәрбиячеләр, бик ипле, тыйнак, затлы һәм зыялы җитәкче.
Бик якты, җылы, истәлекле көн булды бу минем өчен. Оныгым Әмирнең дә шушы балалар арасында булуы икеләтә шатлык булды! Рәхмәт, оештыручыларга! Гаиләләрдә татар телен саклап, туган телдә шигырьләр өйрәткән әти-әниләргә чиксез рәхмәтләрем!
Онытмыйк, оныттырмыйк туган телебезне! Бер көн генә түгел гомер буе туган тел көне булсын, чөнки ул безнең яшәешебез!

Әлфирә Низамова, Татарстан һәм Удмуртия Язучылар берлекләре әгъзасы, биш китап авторы, Әгерҗе районы Исәнбай авылы.