Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
19 апреля 2024 14:24

Милләтнең нигезе – гаилә.

Яр Чаллы шәһәрендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында оештырыла торган «Татар кызы. Татар малае-2024» конкурс җиңүчеләре билгеләнде.

Ул безнең шәһәребездә яшь талантларны ачыклау һәм үстерү һәм балаларны туган телгә җәлеп итү максатында үткәрелә. Быелгы бәйге Россиядә Гаилә елына багышланган иде. Балалар үз гаиләләре, гореф-гадәтләр, йолалар турында сөйләделәр, һөнәрләрен күрсәттеләр. Шунысы сөенечле: барысы да татар телен камил беләләр, җыр-биюгә осталар, шигырьләрне дә сәнгатьле итеп укыйлар. 
Барлык биремнәрне уңышлы үтәп, безнең 1 нче санлы «Шатлык» балалар бакчасыннан Гәләвиев Ильяр «Татар малае-2024» исеменә лаек булды. 
Гәләвиевлар гаиләсе Ильярны һәм кызлары Ясминәне Яр Чаллы шәһәренә Тукай районы Иске Абдул авылыннан йөртә. Әтисе Илдус белән әнисе Рузилә балаларын милли рухта, чын татар булып, татар халкына ихластан хезмәт итсеннәр дип тәрбиялиләр. Кичләрен Илдус балалар белән өстәл уеннары, курай уйнап, Ильяр белән җомга көннәрендә мәчеткә йөри. Әниләре Рузилә бар эшләрне башлап йөрүче генә түгел, уртасында кайнаучы! Ильярның конкурска теккән киемнәрен чыгыш эчтәлегенә туры китереп бик оста итеп әзерләде ул. Татар рухы Гәләвиевлар гаиләсе үрнәгендә балаларыбызга сеңдерелсә, без татар телебезне, милләтебезне беркайчан да югалтмабыз. Милли мәдәниятебез һәм сәнгатебез, йолаларыбыз, гореф-гадәтләр яшәешебезнең умыртка баганасы булып тора. Ә безгә аларны киләчәк буынга, балаларыбызга тапшырасы...

Илүсә Гамманова,1 нче санлы «Шатлык» балалар бакчасы мөдире.