Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
19 февраля 2025 10:36

«Минем балам татарча сөйләшә»

Яр Чаллы шәһәрендә менә 3 ел рәттән «Минем балам татарча сөйләшә» төбәкара иҗади бәйгесе үтә. Бәйге татар гаиләләренең милли үзаңын уяту, заманча мәдәни кыйммәтләрне, тарихи хәтерне, татар телен саклау, яклау һәм үстерү максатларында үткәрелә.

Бәйгене Чаллы шәһәре мәктәпкәчә учреждениеләрнең мәгариф идарәсе, Чаллы шәһәренең «Шатлык» 1нче балалар бакчасы-баланың аң-белемен үстерү үзәге үткәрә. «Салават күпере» журналы – мәгълүмати партнер.
Анда 3 яшьтән алып 7 яшькәчә балалары булган иҗади гаиләләр катнаша ала.
Катнашучы гаилә татар телендә гаилә традицияләре турында сөйли һәм бала халык авыз иҗаты жанрындагы бер әсәрне башкара. (Риваять, бәетләр, мәсәлләр, мәзәкләр, легендалар, бишек җырлары һ.б) Чыгышның озынлыгы: 3-5 минут. 
Чыгыш вакытында музыкаль бизәлеш, костюмнар куллану рөхсәт ителә.
Катнашучының чыгышын h264, mp 4, mpeg 2 форматында видеога яздырып, сылтама һәм заявка белән бергә балалар бакчасының электрон почтасына җибәрергә кирәк. 
Чыгышлар
— гаилә әгъзалары сөйләменең дөреслеге һәм чисталыгы;
— баланың әсәрне башкару осталыгы;
— игълан ителгән әсәрне белү;
— актерлык осталыгы;
— башкаручының сәхнә культурасына карап максимум 10 балл белән бәяләнә.
Бәйгедә катнашу өчен гаризалар 2025 елның 14нче февраленә кадәр бакчаның электрон почтасына madou001@mail.ru «Конкурска» дип язып җибәрелә. 
I этап - сайлап алу туры. Видеофайлларны карау 2025 нче елның 17-18нче февралендә үткәрелә. 
II этап - җиңүчеләрне билгеләү. Бу турда иң күп балл җыйган гаиләләр 25 февраль көнне «Минем балам татарча сөйләшә» төбәкара иҗади бәйгесендә катнаша. 
Элемтәләр өчен: Чаллы шәһәренең «Шатлык» 1 нче балалар бакчасы-баланың аң-белемен үстерү үзәге, адресы Муса Җәлил проспекты, 31нче йорт (ГЭС бистәсе, 4/23 йорт). Телефон: 70-20-86
Бәйгенең II турда җиңүчеләре һәм призерлары 1 нче, 2 нче һәм 3 нче дәрәҗәдәге дипломнар белән бүләкләнә.
Тулырак: https://edu.tatar.ru/n_chelny/page92645.htm/read-news/3779454