Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
17 февраля 2025 10:12

Мусаларда кунакта

15 нче февраль - герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне.

Шул уңайдан Авиатөзелеш районы 78нче балалар бакчасы балалары һәм әти-әниләре Муса Җәлилнең музей-фатирына сәяхәт кылды. Бу фатирда кайчандыр Муса  Җәлил яшәгән, монда иҗат иткән. Музейдагы һәр экспонат әйтерсең лә, шагыйрьнең кул җылысын саклый. Аның эш бүлмәсе, мандолинасы, китаплары... Балалар кызыксынып экскурсаводны тыңлады.  Ләйсән Харасова кечкенә Мусаның балачагы белән таныштырды. Кереп килүгә нәниләрнең игьтибарын элеккеге көнкүреш әйберләре, милли киемнәр, йорт кирәк-яраклары җәлеп итте. Балалар Мусаның шәхси әйберләре белән дә таныша алдылар. Беренче тапкыр шагыйрьнең Моабит дәфтәрләрен күрделәр, фотога төштеләр.

Гаиләләр белән бергәләп музейларга сәяхәтләр оештыру – 78 нче балалар бакчасында беренче тапкыр гына түгел. Мондый тарихи биналарга гаилә белән бару, татар халкының күренекле шәхесләре белән балаларны кечкенәдән таныштыру мәктәпкәчә яшьтәге балаларны берләштерә,  тарих белән кызыксынуларын арттыра, үткәннәргә горурлык хисе тәрбияли.  Милләтебезнең хәзинәләре белән таныштырып, рухи яктан үстерү – балалар бакчасы һәм гаилә бердәм, бер юнәлештә эшчәнлек алып барганда гына тормышка ашырыла. Бу сәяхәт, ял көненә туры килсә дә  әти-әниләргә дә, балаларга да ошады. Күңелләрендә матур бер истәлек булып озак сакланыр әле. 

 

                                                                                       Ризәлә Гарипова, Казан шәһәре Авиатөзелеш районы, 78 балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе.