Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
21 апреля 2025 13:32

«Нәүрүз гүзәле - 2025»

Татарстан Республикасының дәүләт телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү программасы кысаларында Түбән Каманың 15 нче балалар бакчасында «Нәүрүз гүзәле - 2025» өченче төбәкара конкурсы узды.

Бу  ярышның финалында Түбән Кама, Алабуга, Мамадыш, Актаныш, Мөслим, Кукмара, Минзәлә районнарының мәктәпкәчә учреждениеләреннән 5-7 яшьлек 17 кыз катнашты.

Кызлар барлык биремнәрне дә бик яхшы үтәделәр: татар милли колоритлы «яз гөле» костюмнарын тәкъдим иттеләр, иҗади талантларын күрсәттеләр, шулай ук әти-әниләре белән бергә язгы чәчәк бәйләмнәре һәм татар милли ризыклары әзерләделәр.

Бу бәйгедә быел Яр Чаллы шәһәренең  1 нче санлы «Шатлык» балалар бакчасыннан Зәрина Мәүлеветдинова  катнашып  2 урын яулады.

Балаларга  кубоклар, бүләкләр тапшырылды. Бу бәйге - матур балачак бәйрәме булды.

Балалар бакчасы мөдире  Илүсә Өлфәт кызы.