Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
09 октября 2024 14:34

«Сабантуй» журналына («Яшь ленинчы» газетасы) 100 яшь!

«Салават күпере», «Сабантуй», «Сәхнә» журналларының редакцияләре бер филиал астында эшли. Шуңа күрә, «Сабантуй»ларның юбилее – ул безнең дә бәйрәм!

100 ел элек октябрь аенда элеккеге «Яшь ленинчы» газетасының (хәзерге «Сабантуй» журналы) беренче саны дөнья күргән. Совет чорында «Яшь ленинчы» ил күләмендә беренче балалар басмасы буларак нәшер ителә башлый. Шул еллардан алып, газета берничә буын балалар тәрбияләгән, яшь талантларны таныткан, иҗади сәләтләрен ачарга ярдәм иткән, танылган язучы-журналистларның, әдип-шагыйрьләрнең беренче иҗат җимешләре «Яшь ленинчы»да басылган. 

Бүгенге көндә «Сабантуй» журналы үсеп килүче яшь буында ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләү, татар телен саклау юнәлешендә файдалы, кирәкле эшчәнлек алып бара.

Юбилей уңаеннан 8 октябрь көнне  «Татмедиа» бинасының 1 нче катында  «Сабантуйның 100 йөзе» дип исемләнгән күргәзмә ачылу тантанасы булып узды. Фотокүргәзмәдә шагыйрьләр, язучылар, журналистлар, рәссамнар урын алды. Шулай ук аларның кайсы елларда кем булып эшләүләре, нинди сәхифәләр алып барулары турында та мәгълүмат урнаштырылды.

Бәйрәм тантанасының икенче өлеше «Тантана» ресторанында дәвам итте. Бирегә газета, аннары журналда күп еллар хезмәт куйган ветераннар чакырулы иде. Ветераннар белән күңелле аралашу, кабат хәтирәләрне яңарту, бүгенге редакция коллективы белән танышу күркәм чәй табыны артында, бәйрәм концерты белән үрелеп узды. 

Галерея