Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
06 августа 2025 13:41

«Салават күпере» журналының август саны чыкты!

«Салават күпере» журналының август саны кызыл китапка багышлана.

Кызыл китап – гади генә китап түгел. Аңа сирәк очрый торган хайваннар һәм үсемлекләр керә. Журналыбызның бу санында аларның кайберләре – амур юлбарысы, ак аю, манул һәм башкалар белән таныштырырбыз.

Гөлнара Хәйдарованың «Кызыл китап» әкиятен укы. Хәлил исемле малай һәм Зирәк исемле ябалак килеп чыккан мәсьәләне ничек хәл иткәннәр?

Нәниләргә дөнья классикасы: Редьярд Киплингның «Ни өчен кит вак балыкларны гына ашый?» әкиятен татарча укы һәм тыңла!

«Бөҗәкле» мисалларны чиш. Җавапларны наклейкалар арасыннан тап.

Нәниләр өчен тәҗрибәләр: Сәрбиназ белән Йомшак «җанлы» күбәләк корты ясыйлар.

Балтач районы Норма авылының «Тургай» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр иҗаты.

«СалаваTik» төркеменнән «Табигать кочагында» җыры.