09 сентября 2025 11:33
«Салават күпере» журналының яңа саны чыкты!
«Салават күпере» журналының яңа сентябрь санын каршы алыгыз!
Бу санда:
Зилә Яз «Арыслан малае Әсхәт» әкияте;
Нәниләр өчен тәҗрибәләр: Көз төсләрен ясыйбыз;
Россия халыклары бизәкләре: Башкорт халык бизәге;
Көзге пазл;
Нәниләргә дөнья классикасы: Дональд Биссет «Денди исемле чикерткә»;
Батырлыкта - матурлык: Фатих Кәримнең «Күбәләк» шигыре;
«СалаваТik»лардан татар халык җыры - «Җомга»
Әлбәттә, бик күп кызыклы уеннар һәм матур наклейкалар!
Көзләр имин һәм матур булсын!