Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
16 июля 2025 11:22

«Салават күпере» журналының июль саны чыкты!

«Салават күпере» журналының июль саны минем тәнем темасына багышлана. Бу санда:

Фил малае Бимбоның озын борыны, зур колаклары кимчелегеме әллә үзенчәлегеме? Гөлнара Хәйдарованың «Зур колаклы Бимбо» әкиятендә әлеге сорауга җавапны эзлә.

Наклейкалар арасыннан күреп, ишетеп, тәмен тоеп һәм исен сизеп була торган предметларны тап һәм ябыштыр.

Бурят халык бизәге: видеоны кара һәм әзер калыптан юрта яса.

Нәниләргә дөнья классикасы: Шарль Перроның «Тылсымчы» әкиятен татарча укы һәм тыңла!

Нәниләр өчен тәҗрибәләр: Сәрбиназ белән Йомшакның бу сандагы тәҗрибәләре безнең тәнебез белән бәйле.  

Шигъри сәлам: «Салават күпере» журналының 1991 елның 7 санында чыккан җәйге шигырьләр белән таныш!

Укучылар иҗаты: фотолар һәм рәсемнәр!

Батырлыкта – матурлык: Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан, Бари Рәхмәтнең «Уечыклар», «Курчаклар» шигырләрен укы. 

«СалаваTik» төркеменнән «Минем тәнем» җыры!