«Салават күпере» журналының июнь саны чыкты
Гаилә ул – җылы учак. «Салават күпере» журналының июнь саны да гаилә темасына багышлана. Бу санда:
Мыраубикә Кояшкайның чын әнисеме? Гөлнара Хәйдарованың «Чын әни» әкиятендә әлеге сорауга җавапны эзлә.
Гаилә агачы: карточкаларны кис, наклейкаларны гаилә агачына дөрес итеп ябыштыр һәм үзеңнең гаилә агачыңны ясап кара!
Чуваш халык бизәге: видеоны кара һәм әзер калыптан беләзек һәм муенса яса.
Нәниләргә дөнья классикасы: Һанс-Христиан Андерсенның «Борчак өстендәге принцесса» әкиятен татарча укы һәм тыңла!
Нәниләр өчен тәҗрибәләр: Сәрбиназ һәм Йомшак белән серле лампа ясарга өйрән!
Шигъри сәлам: «Салават күпере» журналының 1994 елның 4 санында чыккан Сабантуй турында шигырьләр белән таныш!
Укучылар иҗаты: фотолар һәм рәсемнәр!
Батырлыкта – матурлык: Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан, Әнәс Каринең «Чебиләр», «Тавык», «Безнең сыер» шигырләрен укы.
Бүләккә – «СалаваTik» төркеменнән «Әтиемә» җыры!