10 февраля 2025 13:07
«Салават күпере» журналының икенче саны
Февраль аенда «Салават күпере» журналы сине саннар иленә сәяхәт итәргә чакыра!
- Салаватиклар турында әкият: Саннар илендә Нуль югалган – Салаватиклар аны таба алырмы?
- Санлы лото: наклейканы ябыштыр, лотоны кис һәм уйна!
- Россия халыклары бизәкләре: читекне татар халык бизәге белән бизә!
- Нәниләргә дөнья классикасы: Бертуган Гриммнарның «Буран әби» әкиятен татарча укы һәм тыңла!
- Кызыклы уеннар: наклейкалар ябыштыр, рәсемнәрне бер-берсенә туры китеп, буягычны буя!
- Нәниләр өчен тәҗрибәләр: чи йомырканы кабыгыннан чистарт һәм аннан туп яса!
- Шигъри сәлам: балаларның 1996 елның 10 санында нинди шигырьләр укыганын бел!
- Укучыларыбыздан фотолар һәм рәсемнәр!
- «СалаваTik» төркеменнән саннар турында яңа җыр!