«Салават күпере» журналының май саны чыкты
«Салават күпере» журналының май саны формалар темасына багышлана. Бу санда:
Салаватиклар турында әкият: Формалар илендә Түгәрәк үзенә дуслар эзли – Салаватик Ризәлә аңа булышырмы?
Формалы пазл: наклейканы ябыштыр, пазлларны кис һәм уйна!
Белорус халык бизәге: видеоны кара һәм әзер калыптан ат яса.
Нәниләргә дөнья классикасы: Бертуган Гриммнарның «Рапунцель» әкиятен татарча укы һәм тыңла!
Кызыклы уеннар: наклейкаларны ябыштыр, буягычны саннарга туры килгән төсләргә буя!
Нәниләр өчен тәҗрибәләр: Сәрбиназ белән Йомшак чын вулкан ясарга өйрәтерләр.
Шигъри сәлам: 1990 елның 4 санында чыккан шигырьләр белән таныш!
Укучылар иҗаты: фотолар һәм рәсемнәр!
Батырлыкта – матурлык: Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан, Муса Җәлилнең «Маэмай» шигырен укы.
«СалаваTik» төркеменнән формалар турында яңа җыр!