Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
23 июня 2025 13:06

«САЛАВАTik» БАЛАЛАР СТУДИЯСЕНӘ КАСТИНГ

Хөрмәтле әти-әниләр! Балагыз «САЛАВАTik» балалар студиясенә йөрергә теләсә, кастингта катнашыгыз!

«САЛАВАTik» студиясе – «Салават күпере» журналы редакциясе тарафыннан оештырылган өстәмә белем бирү үзәге ул.

Студиядә 4 юнәлеш буенча дәресләр алып барыла: жыр, бию, татар теле дәресләре, актерлык осталыгы.

Атнага 2 тапкыр 4 шәр дәрес!

Уку – бушлай!


Студиягә эләгер өчен, иҗади кастингны узарга кирәк.  Таләпләре:

-3 яшьтән 9 яшькә кадәр булу;

-Җыр яздырып җибәрү ( ҖЫР БАЛАНЫҢ ҮЗ ТАВЫШЫ БЕЛӘН ТАТАР ТЕЛЕНДӘ БАШКАРЫЛГАН БУЛЫРГА ТИЕШ);

-Казанда яисә Казанга якын районда яшәү;

-Рөхсәт кәгазен (согласие на обработку персональных данных) тутыру.

Укучылар «Салаваtik» төркеме белән беррәттән дәресләргә йөриячәк!

Гаризалар 1 августка кадәр кабул ителә! Уңышлар!

Сылтама аша гариза тутырырга монда: https://docs.google.com/forms/d/e/1FAIpQLScaGL5td02nPlraoMHRCa8bwXI3ATr_ycHT2wYuB32sm2BNFg/viewform?usp=dialog