31 август 2026 15:35
СалаваTIK - Исәнме, мәктәп
Белем көненә «СалаваTik»лардан җырлы күчтәнәч! Җәйге яллардан соң укучылар мәктәпне, укытучыларын һәм дусларын сагынып кайта. Ә мәктәп тә үзенең нәни дусларын сагынган икән бит! Уку елы дәвамында белем йорты шат балалар тавышына күмелсен, сыйныфларда гөрләп тормыш кайнасын, һәр көн кызыклы ачышларга һәм онытылмас мизгелләргә бай булсын!