Салкын тимәсен өчен ниләр эшләргә кирәк?
Белгечләр фикеренчә, балалар ОРВИны күпчелек балалар бакчасында һәм мәктәптә йоктыра. Баланы вируслардан ничек сакларга һәм авырган очракта ничек тиз генә дәваларга соң?
Салкын тимәсен өчен ниләр эшләргә кирәк?
*Баланы кат-кат киемгә төрергә ярамый, шул ук вакытта артык җиңел һәм юка киендерү дә яхшы түгел.
*Өйдә температура якынча 20 градус, дымлылык 60 процент булса яхшы.
*Өйдә һәм балалар бакчасында еш кына дымлы чүпрәк белән тузан сөртергә кирәк.
*Дөрес тукланырга.
*Борынны тозлы су белән чайкатырга.
*Эпидемия вакытында халык күп җыелган урыннарга йөрмәскә.
*Туңмаска. Салкын тию еш кына туңу аркасында килеп чыга. Моның өчен салкын яңгыр яки көчле җилгә эләгү, аякка су үтү дә җитә. Чөнки бу очракларда организмның саклау көче зәгыйфьләнә.
*Кулны ешрак юарга. Һәм Сабан куллану күпкә яхшырак.
*Витаминнарны табиб кушуы буенча гына куллану.
*Саф һавада йөрү, мөмкинлек булганда физкультура белән шөгыльләнү, чыныгу да бик файдалы.
Ничек дәваларга?
*Бүлмәдәге һава чиста һәм дымлы булсын (махсус җайланмалар кушарга яисә бүлмәне җилләтергә була).
*Күбрәк сыеклык эчәргә кирәк.
*
Халык медицинасы китабыннан