Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
05 октября 2024 09:00

Сез иң гүзәл кеше икәнсез!

Хөрмәтле укытучылар! Авыр һәм мактаулы эшегездә уңышлар, гаилә бәхете, сәламәтлек, тырыш, акыллы укучылар телибез! Бәйрәм белән!

Килгән чакта башка авырлык,
Җитми калса көч йә сабырлык,
Сиздермичә ярдәм иткәнсез —
Сез иң күркәм кеше икәнсез.

Балаларның теле — кыңгырау,
Гел чыңгылдый, ява мең сорау.
Барысына да җавап биргәнсез —
Сез иң гүзәл кеше икәнсез.

Укып чыгып, дөнья тануны,
Бәхетебезне эзләп табуны
Зур ышаныч белән көткәнсез —
Сез иң сабыр кеше икәнсез.

Мактагансыз тиеш урында,
Яклагансыз тиеш урында.
Безнең өчен сез тир түккәнсез —
Сез иң гүзәл кеше икәнсез.

 Фәнис Яруллин