Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
19 сентября 2024 10:06

Шигырьләр

Әлмәт шәһәренең “Татнефть-мәктәп” шәхси гомуми белем бирү учреждениесе, “Каракүз” бабалар бакчасы, өстәмә белем бирү педагогы Лилиана Төхвәтшина шигырьләре.

Сабыйларым.

Сабыйларым, әле дә сез бар,

Сезнең белән яшим яшәреп.

Картаясым килми – беләсезме?

Яшим ахры сездән көнләшеп.

 

Сезнең белән сабый чакка кайтам,

Сезнең белән курчак уйныймын.

Сезнең белән рәсемнәр ясыйм.

Сезнең белән шигырь укыймын.

 

Сезнең белән уйныйм, җырлыйм, биим

Сезнең белән бергә сөенәм:

Сезнең белән онытылып яшим,

Әкият дөньясында мин йөзәм.

 

Туган ягым

Күңелемнең моңлы чагы,

Якын миңа Әлмәт ягы

Кояш, айга сокланамын

Туган ягыма кайтамын.

 

Бездә хәтта кышлар җылы,

Туган җиргә хөрмәт олы.

Кара алтын биргән ягым

Тырыш хезмәт куя халкым.

 

“Әлмәт” җырын биргән ягым,

Шуны көйләп яткан чагым.

Туган ягым – яшел бишек,

Онытасың аны ничек?!