Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
24 сентября 2024 10:54

Тәлинкәләр тарихы

Беренче тәлинкәләр моннан 12 мең ел элек барлыкка килә. Алар ярымшар формасында була һәм кызыл балчыктан ясала. Соңрак тәлинкәләрнең астын яссы итеп ясый башлыйлар. Мондый керамик тәлинкәләр бик уңайлы була: алар дым үткәрми, ис сеңдерми, ризыкны суытмый, кулларны пешерми.

Борынгы Грециядә керамик савыт-саба ясау өчен беренче җайланмалар уйлап табыла. Тәлинкәләргә хайван һәм үсемлек рәсемнәре төшерелә, алар танылган идарәчеләрның һәм аллаларның сурәтләре белән бизәлә.

Моннан 2600 ел элек Кытайда фарфор уйлап табыла. Фарфордан нык һәм җиңел тәлинкәләр ясала. Алар матур рәсемнәр белән бизәлә. Нечкә, ап-ак фарфор тәлинкәләр уттан да, судан да курыкмый, аларның кайберләре хәтта безнең көннәргә дә килеп җиткән!

Ә менә Европада озак вакыт тәлинкәләр булмый. Алар урынына өстәлдәге уемнар яисә ипи катысы файдаланыла. Европага килгән беренче керамик тәлинкә Кытай императорының француз патшасына бүләге була. 15 гасырда Европалылар тәлинкәләрне агачтан яисә аккургаштан ясый башлый. Бу савытлар ризыкны өстәлгә чыгару өчен генә кулланыла һәм табын янында утырган кешеләр өчен уртак була. Өлеш тәлинкәләре соңрак ясала, тик алар түгәрәк түгел, ә квадрат формасында була. Патшалар өчен тәлинкәләр алтыннан һәм көмештән ясала. 14 гасырда фарфор Европага килеп җитә, 18 гасырда фарфор тәлинкәләр күпләп җитештерелә башлый.

Бүгенге көндә тәлинкәләрнең ниндиләре генә юк! Алар керамикадан, фарфор, металл, агач, пластик, бәллүрдән ясала. Хәтта кәгазьдән ясалып бер генә тапкыр кулланыла торган тәлинкәләр дә бар. Нәрсә салынуына карап, аш, өлеш, чәй тәлинкәләре була. Әле тагын балык һәм ит, спагетти һәм йомырка өчен махсус тәлинкәләр дә бар.