«Татар телем – горурлыгым»
И, минем ТУГАН ТЕЛЕМ – ТАТАР ТЕЛЕМ. Кемнәр генә сиңа сокланмаган һәм мактау җырламаган? Кемнәр генә синең ярдәмеңдә дөньяны танып белмәгән!
Бүген Казан шәһәре Идел буе районында урнашкан 163 нче «Әкият иле» балалар бакчасында «Татар телем – горурлыгым» дип исемләнгән бәйрәм узды. Сабыйларның үз телебездә чыгыш ясауларына сокланмый мөмкин түгел. Алар ана теллеренә булган мөнәсәбәтләрен, тирән ихтирам хисләрен – җырлар, шигырьләр аша белдерделәр. Телебезне ничек яратуларын милли биюләр аша җиткерделәр. Фәтхиева Алсу Мөхәрләм кызы җитәкләгән, алсу күлмәкле коллектив кызларының чыгышыннан тагын бер тапкыр туган телебезнең матурлыгын, аһәңен тойдык, ләззәтләндек. Өздереп гармунда уйнаучы әти кеше дә, милли күмәк уенда катнашкан әниләр дә бәйрәмгә тагын җылылык өстәде. Чыннан да, әкият илендә булгандай хис иттем үземне. Һәр күренеш, бизәлеш милли хис белән сугарылган. Үз телебездә сөйләшергә, уйларга, аңларга, уйнарга, дөньяны танып белергә өйрәткән тәрбиячеләргә мең рәхмәт диясе генә кала. Туган тел дигән күңел кыңгыравыбыз мәңге чыңласын! Уңышлар Сезгә!
Гөлназ Ярмиева, «Салават күпере» журналының баш мөхәррир урынбасары.