Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
20 марта 2024 11:29

ТАТАР ХАЛЫК АВЫЗ ИҖАТЫ

Җырлар, такмаклар, мавыктыргычлар, эндәшләр, бармак уеннары

Кояшкаем, чык, чык, 
Майлы ботка бирермен.       
Майлы ботка казанда,            
Тәти кашык базарда.            
Әти китте базарга,               
Тәти кашык алырга.             
Тәти кашык сабы алтын,     
Безгә кирәкми салкын.

Утыр, балам, ашарга, 
Түгеп-чәчеп ашама.             
Матур утыр табында,          
Алдыңа күл ясама.             
Ипи валчыгыңны койма, 
Аяк астына ташлама.

Кәк-күк, кәк-күк, 
Монда гөмбә бик күп.         
Бик күп, бик күп,                
Кәк-күк, кәк-күк. 

Әтисенә ай кебек, 
Әнисенә көн кебек,             
Апасына гөл кебек,              
Бабасына туп кебек,          
Килеп киткән кешеләргә      
Чүп кадәр дә юк кебек.

Әй чулпысы, чулпысы, 
Бигрәк матур тәңкәсе. 
Аккош микән, былбыл микән 
Моны тапкан әнкәсе.

Болыт, болыт, килмә син, 
Безнең юлны бүлмә син, 
Син килгәч, без куркабыз, 
Өйгә кайтып китәбез.

Әби коймак пешерә, 
Бабай кабык төшерә. 
Мин дә коймак сорасам, 
Кабык белән төшерә: 
 – Көтеп тор, ди, пешкәнче,
 Табасыннан төшкәнче.   

Ябалак, ябалак, 
Йөрмә, чеби сагалап. 
Чебиемне бирмәм, 
Күземә күренмә, көш! 


Камка түти, кач, кач, 
Алтын капкаң ач, ач. 
Анаң салма пешерә, 
Атаң ашап бетерә.

Ай, диләр, вай, диләр, 
Бу абзый бик бай, диләр. 
Бу абзыйның капчыгында
Баллы прәннек бар, диләр.

Баш бармак, 
Балан ияк,   
Урта тияк,   
Әби-чәби,   
Нәни бәби.