Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
16 ноября 2024 15:51

«Тау Фест» гаилә фестивале

«Тау Фест» гаилә фестивале 2024 елның 16–17 ноябрендә Казанның «Московский» мәдәният үзәгендә (Академик Королёв урамы, 47 йорт) «Тау Фест» гаилә фестивале үткәрелә.

Фестивальнең беренче көне 16 ноябрьдә 11:00 дән 18:00 гә кадәр үткәрелде. 
Әлеге фестиваль бер мәйданга нәшерләрне, язучы, рәссам, артистлар һәм укучыларны җыйды. Мәдәният үзәгенең фойесында рәссам-
иллюстраторларның күргәзмәләре оештырылган иде. Биредә Гүзәл Гарипова, Лариса Рябинина, Ольга Покалёва, Максим Покалёв, Вадим Челак, Ольга Ионайтис, Ольга Монина кебек рәссамнарның әсәрләре белән танышырга мөмкин иде. Чарага килгән әти-әниләр һәм балалар танылган язучылар (300 дән артык китап авторы Андрей Усачёв, танылган шагыйрь, язучы, тәрҗемәче, Г.-Х. Андерсен исемендәге Халыкара диплом иясе Виктор Лунин, популяр китаплар авторы Валя Филлипенкова, балалар һәм яшүсмерләр өчен иҗат итүче Нина Дашевская, Ася Лавринович, Андрей Жвалевский, Евгения Пастернак һ.б.) белән танышу һәм аралашу бәхетенә иреште. 
Фестивальдә инде күпләр яратып өлгергән «Манюня» фильмын күрсәтү дә оештырылган иде. Сериалның иҗат төркеме белән әңгәмә фестивальне тагын да бизәде. Фестиваль кунаклары китап авторы Наринэ Абгарянны экраннан видео-элемтә аша гына күрсә, Карина Каграманянның үзе белән күзгә-күз аралаша алды.
Фестивальдә Россия һәм юерничә дистә китап нәшрияты үзләренең үзенчәлекле китапларын тәкъдим итте. Кунаклар фестивальдән онытылмаслык тойгылар, күңелләренә хуш килгән китаплар һәм яхшы кәеф белән кайтып китте.

Галерея