21 февраля 2025 11:24
Туган телем
21 февраль – Халыкара туган тел көне. Үз телебезне саклау бурычы турында онытмыйк! Татарча сөйләшик!
Дөньяда иң-иң матур ил
Ул – минем туган илем.
Дөньяда иң-иң матур тел
Ул – минем туган телем.
«Балам!» –диеп , туган телдә
Эндәшә миңа әткәм.
«Әнием!» – дип, әнкәемә
Мин туган телдә әйтәм.
Туган телемдә сөйләшеп,
Яшим мин туган илдә.
«Туган ил» дигән сүзне дә
Әйтәм мин туган телдә.
Иң изге хисләремне мин
Туган телдә аңлатам.
Шуңа күрә туган телне
Хөрмәтлим мин, яратам.
Энҗе Мөэминова