Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
02 мая 2024 13:40

«Тукай безнең йөрәкләрдә»

Бар күңеллелек бөтен дөньяда, Бар бер ямь бүген! Нәрсәдән бу? Мин беләм: Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген. (ГабдуллаТукай)

Әйе, апрель ае бәйрәмнәргә бай булды. Без Кукмара районы, Туембаш балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән һәр ел саен  апрель аенда татар халкының яраткан шагыйре Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтәбез. Габдулла Тукай... Бармы икән безнең арада бу олы шагыйрь турында ишетмәгән, белмәгән кеше? Тукайның моңлы җырларын җырламаган, тылсымлы әкиятләрен тыңламаган,  шигырьләрен яттан белмәгән бала? Юктыр мөгаен...  Шигърият күгендә иң якты йолдыз булып янучы бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән балалар кече яшьтән таныша башлыйлар. Балалар бакчаларында әлеге юнәлештә зур эш башкарыла. Быел да апрель аенда бакчабызда бөек шагыйребез Г.Тукайның туган көнен билгеләп үттек. Әлеге әдәби-музыкаль кичәдә балалар әдипнең шигырьләрен сәхнәләштерделәр( «Кызыклы шәкерт», «Су анасы», «Эш беткәч уйнарга ярый», «Гали белән Кәҗә»), аның сүзләренә язылган җырларны җырладылар, кунакка килгән әкият геройлары белән уйнадылар.Сөекле Тукаебызны беркайчан да истән чыгармыйбыз. Аны яратабыз, зурлыйбыз. Шигырьләрен, әкиятләрен укып яшәргә өйрәнәбез. Балаларыбыз белән «Тукай безнең йөрәкләрдә» –диеп аталган район конкурсында катнаштык һәм дә призлы урыннарга лаек булдык. Яратып эшләнелгән эшнең, әлбәттә, нәтиҗәсе дә күренә. Ә мондый үрләр яулар өчен тәрбияче белән бергәлектә әти-әниләр генә эшләсә уңышка ирешеп була. Балаларыбыз һәрберсе  Г.Тукайның иҗатын якын иттеләр,тырыштылар, өйрәнделәр һәм бәйрәмебез ахырында без аларга грамоталар тапшырдык. Г.Тукай үзенең иҗат җимешләре аша хезмәтне, табигатьне, кешеләрне яратырга, гадел, мәрхәмәтле булырга өйрәтә. Ә балаларыбызның аның әсәрләрен белүләре, кызыксынулары, татарча матур итеп сөйләүләре безнең – тәрбиячеләрнең күңелендә горурлык һәм якты хис уята.

Әйе, Габдулла  Тукай иҗаты – серле бакча кебек, могҗизалы ил. Ул үзенә чакырып тора. Аның әсәрләре шулкадәр кызыклы,  мавыктыргыч, хәтта аерылып булмый, укыган саен укыйсы килеп тора. Аның иҗаты чынлап та  мәңгелек. Тукай татар милләте, татар халкы күңелендә  бүген  дә яши һәм яшәячәк!  Аның иҗаты беркайчан да онытылмас, чөнки ул – бөек шагыйрь!
Әлеге язмамны Гөлнур Айзатуллованың шигырь юллары белән тәмамлыйсым килә:
Мин бәхетле, әгәр балаларым,
Сөйләсәләр ана телендә.
Кайгыларын, шатлыкларын бергә,
Бүлешсәләр татар телендә.

Зөлфирә Каюмова, Кукмара, Туембаш балалар бакчасы тәрбиячесе.