22 октябрь 2026 13:42
Удмурт халкы турында
Октябрь (2026 ел) санының унөченче бите.
ЧЫРТКЕМ!
Удмуртлар – тыныч һәм хезмәт сөючән халык. Аларның саны 500 меңнән артык. Алар Удмурт республикасында яши. Удмуртиянең башкасы – Ижау.
Удмуртларның иң билгеле милли ризыклары – перепечлар, арыш оныннан ясалган ачык шәңгәләр. Аларның эченә ит, гөмбә, бәрәңге яисә кәбестә, йомырка һәм яшел суган, хәтта кычыткан да салып була.
Удмуртларның музыка уен кораллары да күп. Аларның берсе – барабанга охшаган дымбыр.
Удмуртларның иң танылган милли бәйрәмнәре – Гырон-Быдтон. Бәйрәм вакытында халык, зур уңыш, бәхет-шатлык сорап, табигать кочагында дога кыла. Йомырка тәгәрәтү, ераклыкка итек ату, йомычка җыю кебек кызыклы уеннарда катнаша.