Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
05 сентября 2025 09:50

Үсәсем килә

5 сентябрь - шагыйрә һәм тәрҗемәче Фирая Зыятдинованың тууына 80 ел

Минем әни шундый әйбәт —
Мактап кына тора ул:
«Улым бигрәк уңган!» — диеп,
Миңа канат куя ул.
Әни мине мактаганда
Очып китәрдәй булам.
Бер талпынсам, йолдызга да
Менеп җитәрдәй булам!
«Эшчән кеше тиз үсә», — ди,
Белми әйтмәс әнием!
Үсәсем бар, — мин бит әле
Төпчек улы әнинең.
Кушканны да көтми эшлим —
Бик үсәсем килә ич!
Көн дә үсәм, әниемә
Зур-зур егет кирәк ич!