Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
28 апреля 2020 12:19

Агачларны ничек дәваларга?

Агач кәүсәсендәге яраларны дәвалау – язгы эшләрнең иң тәүгесе. Моны әле кәүсәдә сут агышы башланмас борын эшләргә кирәк. Зарарлы микрофлора үтеп кереп, агачны харап итмәсен өчен кискән урынны бакча сумаласы яки әлифтән (үсемлек маеннан, димәк) эшләнгән буяу белән сыларга онытмагыз.    Керосин яки бензин кушылган буяулар кулланганда, кәүсәләрнең озаграк төзәлүе,...

Агач кәүсәсендәге яраларны дәвалау – язгы эшләрнең иң тәүгесе. Моны әле кәүсәдә сут агышы башланмас борын эшләргә кирәк. Зарарлы микрофлора үтеп кереп, агачны харап итмәсен өчен кискән урынны бакча сумаласы яки әлифтән (үсемлек маеннан, димәк) эшләнгән буяу белән сыларга онытмагыз.

   Керосин яки бензин кушылган буяулар кулланганда, кәүсәләрнең озаграк төзәлүе, куышлар барлыкка килүе мөмкин.

   Яз җитү белән үк кәүсәдә йоклап кышны имин үткәргән төрле корткычлар да уяна. Алардан котылу өчен иртә язда кәүсәләргә югары концентрациядәге мочевина эремәсе сибәргә киңәш ителә. Мартта әле бу ысул агачлар өчен хәвефсез, ә менә корткычлар өчен – үлемечле. Шулай ук нитрофенны инструкциядә кушылганча кулланырга мөмкин. Нитрофен кышлаучы бөҗәкләрне тиз юк итә.

   Агачларыгызда лишайниклар күренәме? Алардан котылу өчен башта кәүсәне кырып чистартырга (зыян китергәнче түгел инде!), аннан 5 процентлы тимер купоросы белән эшкәртергә кирәк булачак. Моны сут йөреше башланганчы башкарыгыз, юкса, “уянган” кайрыны яндыруыгыз мөмкин.

   Март аенда кояшның чагу нурлары да бакча өчен проблема тудыра. Чөнки агачлар төбендә яткан ап-ак кар нурларны чагылдыра һәм каракучкыл агач кайрылары кыздыра. Шуның аркасында кәүсәдән дым артык бүленеп чыгып, төнге салкыннар кайрыны яргалап, харап итәргә мөмкин. Тәҗрибәле бакчачылар әйтүенчә, көздән агач кәүсәләрен агартучылар бу бәлане белми дә. Шуңа күрә, тәүге кояшлы көннәр башлану белән, бу эшне башкарыгыз. Агарту өчен “Известь сөте” яки суэмульсияле буяу яхшы.

Фото: image3.thematicnews.

Автор : Гөлара Арсланова