Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
09 июня 2020 11:59

Балалар шуклыгы аркасында алты янгын чыккан

Татарстанда ел башыннан бирле балалар шуклыгы аркасында 6 янгын чыккан. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Сергей Сергеев әйтте. Ул ел саен республикадагы янгыннарда якынча сигез баланың һәлак булуын, 20дән артык баланың имгәнүен әйтте. «Янгында балалар һәлак булуның төп сәбәбе — сабыйларның ут белән шаяруы, мәсәлән...

Татарстанда ел башыннан бирле балалар шуклыгы аркасында 6 янгын чыккан. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Сергей Сергеев әйтте.

Ул ел саен республикадагы янгыннарда якынча сигез баланың һәлак булуын, 20дән артык баланың имгәнүен әйтте.

«Янгында балалар һәлак булуның төп сәбәбе — сабыйларның ут белән шаяруы, мәсәлән шырпы, зажигалкалар белән уйнау. Моннан тыш, балаларны караучысыз калдырганда да янгыннар еш була», — диде Сергеев.

Ул сөйләгәнчә, быелгы янгыннарда ике бала һәлак булган, алтысы яраланган. Ике янгын да шәхси йортта булган. 

https://tatar-inform.tatar/