Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
08 мая 2020 11:06

Бөек Җиңү көне мөбарәк булсын!

Кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары! Тыл хезмәткәрләре! Сугыш елы балалары! Хөрмәтле милләттәшләр!Илебез Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итә.Җиңү көне безгә миллионнарның каны һәм җаны бә­рабәренә яулануы белән бөек, изге һәм кадерле. Сугыш тәмамланганга 75 ел үтсә дә, хәтер яши, хәтер мәңгелек. Ватан өчен дәһшәтле көрәштә кан койган ветераннарның яралары да...

Кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары! Тыл хезмәткәрләре! Сугыш елы балалары! Хөрмәтле милләттәшләр!
Илебез Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итә.Җиңү көне безгә миллионнарның каны һәм җаны бә­рабәренә яулануы белән бөек, изге һәм кадерле. Сугыш тәмамланганга 75 ел үтсә дә, хәтер яши, хәтер мәңгелек. Ватан өчен дәһшәтле көрәштә кан койган ветераннарның яралары да гомерлек. Тән яралары төзәлсә дә, җан яраларының сык­рау­ларын, газиз ирләрен яу кырында югалткан тол­лар­ның йөрәкләре сулкылдауларын, ә сугыш елы балаларының әрнү­-сагышларын оныта торган түгел…
Без, сугыштан соң туган буыннар, бүген Сезнең алда баш иеп, тиңдәшсез батырлыгыгызга, рухыгызның нык­лыгына сокланабыз. Бүген дә сафта булуыгыз бе­лән горурланабыз. Бай тормыш тәҗрибәгез, зирәк киңәшләрегез белән яшь буында туган җиргә мәхәббәт, Ватанга хөрмәт тәрбия­лисез. Барысы өчен дә зур рәхмәт Сезгә!