Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
17 марта 2020 08:12

КОРОНАВИРУСТАН НИЧЕК САКЛАНЫРГА?

  Әлегә коронавирусны (COVID-19) кисәтүгә каралган вакцина юк, шуңа күрә вирус белән “элемтәгә кермәү” зарарлануны булдырмауның иң яхшы чарасы булып тора. Вирус кешедән кешегә күчә (авыру кеше ютәлләгәндә яки төчкергәндә таралучы тамчылар икенче кешенең авызына, тын юлларына эләгергә мөмкин – ике кеше арасы 1,8 метрны тәшкил итү дә тыгыз элемтә...

 

Әлегә коронавирусны (COVID-19) кисәтүгә каралган вакцина юк, шуңа күрә вирус белән “элемтәгә кермәү” зарарлануны булдырмауның иң яхшы чарасы булып тора. Вирус кешедән кешегә күчә (авыру кеше ютәлләгәндә яки төчкергәндә таралучы тамчылар икенче кешенең авызына, тын юлларына эләгергә мөмкин – ике кеше арасы 1,8 метрны тәшкил итү дә тыгыз элемтә булып санала).

Өлкән яшьтәгеләр һәм хроник авырулары (йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары, шикәр чире һ.б.) булган кешеләргә сәламәтлекләренә үтә дә игътибарлы булырга кирәк. Алар, вирусны эләктергән очракта, авыруны катлаулырак формада кичерәләр дип санала. Өстәмә чаралар күрү буенча табиб белән элемтәгә керергә киңәш ителә. Әлеге төркем кешеләргә һәм шулай ук башкаларга да:

* Авырулардан читтәрәк йөрергә;

* Кулларны ешрак һәм озаграк сабын белән юарга;

* Сәяхәтләрне, очышларны кичектереп торырга киңәш ителә.

Вирусның кешедән кешегә күчүе төрлечә була: кайбер вируслар бик тиз арада йогалар һәм таралалар (кызамык, мәсәлән), кайберләре – башка төрле. Яңа коронавирус җәмгыятьтә, берләшмәләрдә җиңелрәк тарала (“community spread”).